Шалкан (Рус халык әкияте) - Мультфильм Сказка Репка на татарском языке

2014 ж. 13 Қар.
8 906 942 Рет қаралды

Шалкан (Рус халык әкияте) Мультфильм на татарском языке
Бабай шалкан утыртты. Шалкан, бик зур булды, күперде. Бабай шалканны йолкырга кереште.
Тарта, тарта - шалкан чыкмый.
Бабай, ярдәмгә Әбине дә чакырды. Әби - Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар - шалкан һаман чыкмый.
Әби булышырга кызын чакырды. Кыз - Әбигә, Әби - Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар - шалкан чыкмый да чыкмый.
Әбинең Кызы, Акбайны чакырды. Акбай - Кызга, Кыз - Әбигә, Әби - Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар - шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Акбай ярдәмгә Песине чакырып килде. Песи - Акбайга, Акбай - Кызга, Кыз - Әбигә, Әби - Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар - шалкан һаман да чыкмый.
Песи Тычканны чакырып китерде. Тычкан - Песигә, Песи - Акбайга, Акбай - Кызга, Кыз - Әбигә, Әби - Бабайга, Бабай шалканга ябышты.
Әй тарталар, әй тарталар. Тарта торгач, шалкан түзмәде - төбе-тамыры белән каерылып чыкты.
Татарский мультфильм
Выражаем благодарность Григорию Сеилову за помощь в создании субтитров

KZhead